Асылъяр «Для женщины самое большое счастье — это стать мамой»

Татарская звезда Асылъяр

Асылъяр  – молодая восходящая звезда эстрады в Татарстане.

Родилась она в Лишевском районе в 1986 году. Семья у нее была простая и зарабатывала на жизнь физическим трудом, поэтому она с детства испытала на себе многие тяготы жизни. Но это не помешало ей реализовать свою мечту и начать свою карьеру певицы.

Так как то время возможностей для профессионального пения у нее не было, будущая артистка начала выступать в местном деревенском клубе.

Со временем она стала участвовать в различных конкурсах, некоторые из которых были республиканского масштаба. В двух из них под названиями «Сандугач керде кунелгэ» и «Татарстан яшьлэре» она заняла первые места.

В 2003 году она предпринимает серьезный шаг и решает полностью посвятить себя музыкальному творчеству, поступив в Казанский Университет, выбрав в качестве направления народное пение. Кстати во время учебы певица уже начинает активную деятельность, сотрудничая с известной в Татарстане телекомпанией ТНВ, записывая для них свои песни.

Последующая карьера певицы

Благодаря урокам вокала, которые кстати были довольно хорошими, Асылъяр получила необходимый опыт, для того чтобы начать выступать на серьезных мероприятиях. Поначалу это были разные площадки в Казани, однако затем в течении последующих лет певица стала гастролировать и набирать популярность по всей территории Татарстана.

Одни из первых ее песен были: «Ай кебек син», «Бэхетегез булсын гомергэ» и «Сахларар» (она кстати стала настолько успешной что заняла 7 позицию в хит параде, транслирующемся по телевизионному каналу НТВ).

Помимо эстрады Асылъяр не забывает также и о радио, поддерживая сотрудничество с компанией Новый Век. Параллельно с этим она записывает все новые песни, которые собирают армии поклонников, увеличивая ее и без того возросшую популярность.

2005 год для Алсу был очень плодотворным. Во-первых, она смогла выпустить свой первый одноименный альбом, во-вторых, устроить дебютный концерт и в-третьих, получить первую премию за то что поучаствовала в конкурсе «Татар жыры – 2005» (за участие в данной номинации она получает награду – Золотого Барса).

Пожалуй, самым большим ее успехом можно назвать участие в отборочном туре на «Евровидиние» 2008. На нем она выступила со своей знаменитой и очень красивой песней «Карлыгачлар», но к сожалению так и не смогла попасть в финальный тур данного шоу. Тем не менее, Алсу Зайнутдинова оставила после себя много хороших впечатлений и  запомнилась не только за свой голос, но и добрый нрав.

На данный момент она успела записать  два собственных альбома и даже попробывать себя в роли киноактрисы, сыграв роль в довольно популярном, по крайне мере на тот момент, сериале «Босоногая девушка». Сюжет кинокартины довольно жизненный.

Девушка влюбляется в парня, одноклассника Самата, и все вроде хорошо, но случается неожиданное. У главы семейства умирает жена и он приводит в дом другую женщину. Та ненавидит падчерицу и всячески ее гнобит, в конце концов, героиня переезжает в свой старый дом, где и живет некоторое время.

В общем можно сказать, что за свои годы певица сумела добиться очень многого и к 21 году имела такую популярность, которая и не снилась большинству современных артистов.

Личная жизнь Алсу Зайнутдиновой

Пока что сердце молодой певицы полностью свободно. Каких-либо длительных отношений у нее не было, по крайне мере официальной информации об этом нет.

Характер и личные предпочтения Асылъяр

Алсу с самого детства была довольно добрым и скромным человеком. Она никогда не устраивала скандалов и не любила каких-либо ссор. Несмотря на возросшую популярность она так и осталось простой и открытой девушкой из села Именьково.

Что касается ее увлечений, то она любит музыку и искусство. В свободное от гастролей время проводит с родителями в деревне. Так что можно сказать, что природа ей гораздо привычнее и ближе нежели города. Из еды певица предпочитает то, что приготовит ее мама.

Самое любимое блюдо у нее это губадию (народное татарское блюдо, по сути это обычный многослойный пирог, правда готовить его это целое исскуство, которое не каждому по силам).

Алсу сейчас

На данный момент Зайнутдинова гастролирует не только по своей родной стране, но и за пределами Татарстана. Она успела уже побывать в таких значимых городах Российской Федерации как: Пермь, Оренбург, Екатеренбург и т. д.

Заключение

Подводя итоги можно сказать, что Алсу очень талантливая и целеустремленная девушка, не боящаяся трудностей и каких-либо препятствий. Именно поэтому она возможно и смога в свои молодые годы прославиться не только в родных краях, но и по всему миру, гастролируя теперь в самых разных странах.

Җырчы Асылъяр ни өчен сәхнәдән югалып торуы, иҗади планнары, шәхси тормышындагы яңалыклары хакында Энҗе Шәйхетдинова белән әңгәмәдә уртаклашты.

– Ничә еллап сәхнәдә күренми тордыгыз?

– 2012 нче елны минем соңгы сольный концертым узды. 2013 нче елда — улыбыз, 2016 нчы елда кызыбыз туды. Балаларны калдырып, сәхнә эшчәнлегенә бөтенләй кереп китүне дөрес дип тапмадым инде. Әлбәттә, әниләргә дә калдыру мөмкинлеге бар иде. Һәрберсе 3 яшькә кадәр, балалар бакчасына тапшырганчы, минем кулда булдылар инде.

– Әни җылысын тоеп үсәргә тиеш бала, шулай бит?

– Әйе, аннан соң уйлый идем инде мин, балаларның бу вакытларын берничек тә кайтарып алып булмый. Нинди генә зур теләгең, акча булса да. Аларның шушы күз карашларын, аның исләрен, беренче адымнарын, сүзләрен берничек тә кире кайтарып булмый. Менә мин шул якларын уйладым. Ә җырым һәрвакыт минем белән. Аны миннән беркем дә ала да алмый. Җырларымны яздыра киләм, интернет челтәренә әле дә куя барам. Хәзер менә эшкә чыктык, иҗат та әкренләп кенә үз юнәлешен ала.

– Асылъяр балалар тәрбияләгән арада сәхнә үзгәргәнме?

– Аның асылы шул ук калган. Ә менә төсмерләр үзгәргән, яңа җырчылар, юнәлешләр барлыкка килгән. Аларның кайсылары күңелемә хуш килә, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйм. Ул яклары бар. Ничек кенә булмасын, безнең эстрада сәнгате барыбер үсештә дип уйлыйм. Үзебезнең милләткә генә хас бизәкләребез ул җыр сәнгатендә дә чагыла. Менә шушы үзенчәлекләрне өскә күтәреп алып чыгып, дөнья күләмендә ишеттерәсе килә. Һәр җырчы үз урынында.

– Стилегезне үзгәртергә җыенасызмы яисә үз сукмагыгыздан барачаксызмы?

– Үз юлымнан барырга уйлыйм. Миллилекне саклап, яңа алымнарны кушып иҗат юнәлешемне дәвам итәсем килә.

ЯҢАЛЫКЛАР автор, 12 февраль 2018 — 12:41

Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик. Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы. Бер…

Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик.

Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы. Бер яшь тулуга, Имәнкискә авылына күченәләр.Туган вакыты: 14 июль 1986 ел.Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеген тәмамлый. Педагогика фәннәре кандидаты.Җырга фән комачауламый«Асылъяр кая югалды икән», — дисезме? «Югалдым» дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Җырларым да язылып торды, авторлар белән элемтәдә булдым. «Яшәү яме» дигән яңа альбомымда дистәдән артык җыр тупланды. Аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен якладым. Бу бик күп вакыт, энергия, хезмәт сорый торган күләмле эш. Милли сәнгать әсәрләре нигезендә яшьләрнең зәвыгын тәрбияләүгә багышланган тема иде. Татар җыр сәнгате, үземнең иҗат аркылы чыктым бу темага. Мөгаллимнәрем тәкъдим иткәч, укырга килдем. Ярты юлда ташлап калдырырга яратмыйм. Минем өчен бик зур мәктәп, белем, тәҗрибә булды бу. Уйланырга, ул уйларны эзлекле рәвештә кәгазъгә төшерергә, эзләнергә, материал тупларга һ.б. кирәк. Фикерләрне дөрес итеп әйтеп бирергә, аудитория каршында чыгыш ясарга, басма өчен материаллар әзерләргә өйрәтте. Башкарып чыктым! Күңелдә канәгатьлек хисе калды.Бер-бер артлы туган улым һәм кызымны тәрбияләү мине үзенә суырып алды. Баланың анага хакы бар! Ул сабыйларны кемгәдер калдырып чыгып китүне мин кабул итмим. Дөрес, гел тамашачы күз алдында булмасаң, син бераз онытылырга да мөмкинсең. Ләкин әгәр синең иҗатың хак икән, тамашачы күңеленә юл яра алгансың икән — сәхнә сине онытмый. Миңа калса, кеше синнән туеп, «Уф, тагын шушы!» дип радионы сүндереп куйганчы, «Аһ, кайда югалды икән» дип сагынып көтеп алса — күпкә яхшырак. Шуңа күрә әлегә үземне гаиләгә багышлавыма бер дә үкенмим, алар миңа шулкадәр күп энергия бирә, эшләргә соң түгел. Гаиләдә бер генә борчу булса да күңелне тырнап тора. Ә гаиләдә иминлек булса — теләсә нинди эшләр өчен канатлар үсә.Һәр нәрсәнең үз чиге барКүпләр, ни өчен исемең Асылъяр, дип сорый миннән. Әйе, күпләр үз исемен танытырга омтыла. Әмма ул минем өчен саклагыч, сәхнә белән тормыш арасындагы бер чик. Чөнки бу ике төшенчәне бутарга яратмыйм. Тормышымны сәхнәгә чыгармыйм. Социаль челтәрләрдә балаларымның фотоларын күрә алмассыз. Бу — аларның хокукларын яклау да. Үскәч, ни өчен дөньяга минем теге яисә бу фотомны куйдың, дип миңа үпкә дә белдерергә мөмкиннәр ич. Шуңа күрә артык сүздән, каты күздән сакларга тырышам.Һәр һөнәр иясе, кем генә булмасын, үз эшенең остасы булырга, җиренә җиткерергә тиеш. Әйтик, хирург кешенең гомерен озайту өчен тырышса, төзүче исә төзегән йортлары ишелмәслек, озак еллар хезмәт итәрлек дип эшләргә тиеш. Җырчы да — һөнәр. Безнең эш — җырларыбыз, иҗатыбыз аша әлеге өлкәдә сыйфатлы хезмәт итү. Талантың, хезмәтең белән үзеңне күрсәтергә кирәк, ә балалар аша түгел.Хәер, шоу-бизнес шартларында болай эшләү кыенрак, билгеле. Искерәк карашлы кеше инде мин, «тусовка»лар яратмыйм. Җырларның да озын, сузыбрак җырлый торган моңлыларын яратам. Яратып, аңлап башкарган җыр гына күңелдән саркып чыга. Кайчакта җыр яздыргач, уйлап та куям, бәлки тормышка җиңелрәк карарга кирәктер? Кем тыңлый инде бу озын җырларны? Ләкин башкача булдыра да алмыйм. «Банкет җырчысы» гына буласы килми. Репертуар да шуңа да бик озак сайланыла. Җыр башта күңелдә, дискта, флешкада йөри. Әйтик, «Үткәннәрне булмый яратып» дигән җыр 2012 елдан бирле минем кулда иде. Яздыруы исә бары 2015 елда гына булды. Өлгерүе җиткәч кенә җыр туа. Һәркайсында кино кебек өч-дүрт минутлык кына язмыш, сюжет күз алдына килә. Әгәр җыр шулай йөрәк аша үтеп тумаса — башкалар күңеленә сукмак сала алмый. Монда остазларымның да роле зур. Иң беренчесе — әнием, аннан ишетеп үскән җырлар һәрчак күңелдә. Университетта җыр дөньясын ачкан остазым Люция Хәсәновага да рәхмәтем чиксез.Танылу өчен беренчел этапларда конкурсларда катнашу бик мөһим. Үзеңне күрсәтергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Үзем, заманында, «Сандугач керде күңелгә», Илһам Шакиров исемендәге Бөтендөнья татар җыры конкурсында катнаштым. Шунда беренче урын яулаганнан соң, юл ачылып киткәндәй булды. Җырлар яздырылды, кинода төштем, зур «сольный» концертлар куелды, «Евровидение» конкурсына татар дөньясында иң беренче булып сукмак салу җаваплылыгы да минем өлешемә туры килде.Тормышта ялганчыларны, кешене кимсетүчеләрне яратмыйм. Чөнки мин ышанам. Соңрак дөреслекне белгәч, бик авыр була. Төгәл, тырыш кешеләрне хөрмәт итәм. Әйттеңме — эшлә. Эшләмәсәң — әйтмә дә.Кино — халык өчен булырга тиеш«Яланаяклы кыз» фильмында җырчы кыз язмышы сурәтләнгәнен белгәч, «Карале, мин туры киләм бит моңа», дип үземне сынап карарга булдым. Тик кастингны узмадым. Моңа әллә ни кайгырмадым да, инде оныткан да идем. Насыйп булган икән, күпмедер вакыттан шылтыратып мине кабаттан чакырып алдылар. Әлеге фильмны халыкның ник шулай яратып кабул итү сәбәбен төгәл беләм. Яратып эшләдек. Көчле команда иде. Һәркем үз урынында, үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Уртак эш өчен яндык. Мөгаен, бу рух тамашачы күңеленә дә барып җиткән.«Синең күзләр» фильмында төшүем дә уйламаганда гына килеп чыкты. Декабрьның беренче числоларында гына Нурания Җамали сценарийны юллагач, төне буе укыдым. Икенче көн иртән шылтыратам: «Булмый, Нурания апа, тексты да күләмле, образны ачып бетерә алырмынмы икән?». Ләкин Нурания апа җиңде, бик аз вакыттан мин яңа героиня хис-кичерешләре белән яна идем инде. Бер ай дигәндә ул фильм әзер булып, тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бер-берсен яраткан ике кеше арасына ялган сүз, гайбәт керүе адым саен. Тормышта һәрчак яхшылык җиңми бит. Ә кинода, ичмасам, барысы да яхшы тәмамлана, геройларның бәхетен күреп сөенәсең.Уйнаган образларымның тормыштагы Асылъяр белән уртак сыйфатлары да бар. Шашкын, үзсүзле геройлар алар. Үзенең хыялына, күңелнең иң түр почмагында яши торган максатларына тугры булып кала торган шәхесләр. Бала күңелле, могҗизага ышанучан булулары да күңелемә якын.Җыр сәнгате дә, кино сәнгате дә безгә зур миссия йөкли. Без халыкка хезмәт итәргә, телебезне сакларга тиеш. Соңгы арада тел мәсьәләсе бигрәк тә куерып алды. Урамга чыгып «Туган тел» җырын җырлап кына әллә нигә ирешеп булмый. Финансланган, максатчан конкрет бер эш булырга тиеш ул. Әйтик, гади кеше карый торган сыйфатлы татар кинолары кирәк. Гади пропаганда рәвешендә генә түгел. Ә татар телендә сөйләшеп, татар мохитендә кайнап, татарча фикерләү дәрәҗәсенә җиткерерлек фильмнар булсын иде ул. Көчле мәгънәле, тормышчан сюжетка корылсын. Ә зур фестивальләр кысаларында тәкъдим ителгәннәре тар даирәгә генә билгеле булып кала. Халыкка барып җитмәгән фильмнардан ни файда…

Ләйсән НИЗАМОВАИдел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится Поделиться: Реклама © 2011 — 2021. Заман сулышы. Все права защищены. © ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ. При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА». Наименование СМИ: Заман сулышы ( Дыхание времени) № свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47620 от 07 декабря 2011 г. выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций ФИО главного редактора: Мустафина Розалия Харисовна Адрес редакции: Республика Татарстан, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 3 Телефон редакции: (8-85595) 5 — 07 — 72 Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данныхАнтикоррупционная политика Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84 16+ Архив40667 лет назадArray ( [0] => 19 ) Array ( [orderby] => rand [post_type] => banner [meta_query] => Array ( [0] => Array ( [key] => kub_position [value] => news_before ) ) [tax_query] => Array ( [0] => Array ( [taxonomy] => news_category [field] => id [terms] => Array ( [0] => 19 ) ) ) ) 00

    В канун дня святого Валентина в гостях у нас побывала популярная татарская певица — Асылъяр! Поэтому мы не могли не спросить, как у неё обстоят дела на личном фронте.

Оказывается  её сердце пока никем не занято. «Поэтому и день всех влюбленных — я проведу  с родными» — признается певица. Атакже не теряет надежду на то, что очень скоро я найдет свою вторую половину.

«Для женщины самое большое счастье — это стать мамой «, признается она. «Но сейчас времени не остаётся даже на сон. Его попросту катастрофически не хватает. Работа, концерты, учеба в университете забирают всё свободное время»

Послушать полностью интервью на татарском языке можно тут:  Asilyar__interview_32.mp3

Используемые источники:

  • https://fit-book.ru/pevitsa-asylyar-biografiya-lichnaya-zhizn-muzh-semya/
  • https://tatar-today.ru/2020/01/55732/
  • http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/asyilyar-asyilyar-kaya-yugaldyi-ikn-disezme
  • http://tataram.ru/news/archive/article-686-1/

Оцените статью
Рейтинг автора
5
Материал подготовил
Андрей Измаилов
Наш эксперт
Написано статей
116